Социаль мохит
13 гыйнвар 2022, 10:19

Балага бакчада урын булмаса?

Нәрсә эшләргә?

zoon.ruzoon.ru
zoon.ru

Әгәр дәүләт балалар бакчасында урын булмаса, баланы шәхси бакчага йөртергә була.

Башкортстанда ике айдан өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары яки законлы вәкилләре гадәти бакчада урын булмаганда шәхси бакчага йөртү өчен сертификат алырга хокуклы.

Сертификатның күләме – бер балага аена 6000 сум. Аны акчалата алып булмый. Акчалар шәхси балалар бакчасының исәбенә күчерелә.

Шәхси бакчага йөргәндә дә, муниципаль бакчадагы кебек, ата-аналар үз өлешен түли. Мәсәлән, Уфада ул – көненә 153 сум.

Сертификат алу өчен “Гоуслуги” порталы аша гариза тапшырырга, Күп функцияле үзәк яки үзегез яшәгән районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас