Социаль мохит
2 гыйнвар 2022, 07:31

“Кәнфитләр урынына”

Республикада шундый акция бара.

“Кәнфитләр урынына” гадәти булмаган акция Башкортстанда былтыр декабрь башынд старт алды.  Ул хәйрияче һәм иганәчеләрне балаларның Яңа ел бүләкләре сыйфатына игътибар итәргә чакыра һәм тәм-томнарны китаплар, белем бирү программаларына алмаштырырга тәкъдим итә.

Венера Хаҗиәхмәтова, Уфаның гаилә тәрбиясенә  булышлык күрсәтү  үзәге директоры:

“Кәнфитләр урынына” – бик вакытлы акция, чөнки тәм-томнар белән һәрчак проблема бар иде. Аеруча ул Яңа ел алдыннан, бала кәнфит тулы 15әр кап бүләк алганда, киеренкеләнә”.

Башкортстанда яшәүчеләр тиз арада проектны шунда ук эләктереп алган. Балалар йортлары тәрбияләнүчеләренә китаплар бүләк итәргә теләүчеләр бихисап булган. Художестволы әдәбият һәм укыту программаларын Бөре, Стәрлетамак, Салават, Уфа шәһәре балалар учреждениеләре җитәкчеләренә бүләк иткәннәр. Акцияне билгеле блогер, табиб-нефролог, диетолог Доктор Регина, табиб-педиатр, BabyDoctor School Сәламәтлек мәктәбенә нигез салучы Гөлнара Идрисова да хуплап чыкканнар.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас