

Республикада ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә шулкадәр акча бүлергә планлаштыралар. Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв сөйләде.
Парламент рәисе 2022 елга һәм 2024 елга кадәрге план чорына республика бюджеты турындагы закон проектын эшләп бетергәндә бу максатларга тәгаенләнгән чыгымнар суммасын арттырдык дип хәбәр итте. Каралган 950 миллион сумга тагын 1,7 миллиард сум өстәгәннәр.
Бу акчаларга 2,8 мең ятим балалар өчен күчемсез милек сатып алу планлаштырыла.
БРның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел бу категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан – 252,6, республика бюджетыннан 701 миллион сум бүлгәннәр.
Чыганак: bashinform.ru