Социаль мохит
11 декабрь 2021, 21:49

Балалар янында тәмәке тарткан өчен штраф?

Эш хакың да, пенсияң дә җитмәс...

Балалар янында тәмәке тарткан өчен штраф?Балалар янында тәмәке тарткан өчен штраф?
Балалар янында тәмәке тарткан өчен штраф?

"Аек Русия" вәкилләре йөкле хатын-кызлар һәм балалар янында тәмәке тарткан өчен штраф салырга тәкъдим иткәннәр.

Әлеге вакытта илебездә кайбер урыннарда тәмәке тарту тыела. Моның өчен 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Балалар мәйданчыкларында тәмәке тарткан өчен 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф каралган.

"Аек Русия" проекты җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев тарафыннан тәкъдим ителгән яңа штраф тагын да зуррак булачак. Ул йөкле һәм балигъ булмаган балалар янында тәмәке тарткан өчен штрафны 5 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә.

Парламентарий фикеренчә, мондый чара үсеп килүче буынның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак.

Дөрес эшлиләрме югарыда утыручылар, сез ничек уйлыйсыз?

 

Чыганак: kp.ru

Фото: Алексей Булатов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас