Социаль мохит
8 декабрь 2021, 04:12

Бездә минималь хезмәт хакы күпме булыр?

Минималь хезмәт хакы 1 гыйнвардан артачак.

novostivl.runovostivl.ru
novostivl.ru

Русия Президенты Владимир Путин 2022 елда минималь хезмәт хакын аена 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйды.

Әлеге белән чагыштырганда бу якынча 1000 сумга күбрәк дигән сүз. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Ул яңа елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан аңлатуларынча, бездә минималь хезмәт хакы , Урал коэффициентын исәпкә алып, 15 973,5 сум тәшкил итәчәк. Бары Межгорьеда гына бүтән сан булачак, чөнки анда исәпләүнең үз үзенчәлекләре бар.

Хезмәт хакын арттыру “күп кенә социаль пособиеләр, шул исәптән балалы гаиләләргә түләүләр һәм пенсияләргә өстәмәләр үсешенә дә йогынты ясаячак”, – диде ил җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас