Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 декабрь 2021, 13:40

Бюджетникларга арттыралар

Сөенче!

news.allelets.ru
Фото:news.allelets.ru

Бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория гражданнарның хезмәт хакларын арттыруга өстәмә чыганаклар 2022 елның 15 июненә кадәр бүленәчәк. Владимир Путинның министрлар кабинетына биргән бу йөкләмәсе Кремль сайтында басылган.

Бу педагогларга, мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният оешмалары хезмәткәрләренә, табибларга һәм башка медицина персоналына, фәнни, социаль хезмәткәрләргә  эш хакы арта дигән сүз.

  Әйткәндәй, Русиядә  уртача хезмәт хакы августта 52 355 сум тәшкил иткән. Былтыргы шул чор белән чагыштырганда бу 8,3 процентка күбрәк.  Чынбарлыкта исә (инфляцияне исәпкә алып) күрсәткеч 1,5 процентка арткан.

Башкортстанда гыйнвар-август айларында уртача хезмәт хакы 40 312 сум тәшкил иткән. Бу узган елның 8 ае белән чагыштырганда 7,9% күбрәк.  Чынында исә республикадагы хезмәт хаклары 1,9 процентка арткан.

Бу “прастуй” халыкның хезмәт хаклары. Алары  да уртача алынган әле. Күбрәк һәм азрак хезмәт хакларын кушып.

Ә менә нефть-газ тармагындагы генераль директорның уртача хезмәт хакы 3 миллион долларга (!) кадәр җиткән. Аерманы чамалыйсызмы?..

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: