+24 °С
Ачык
Русиядә гаиләдә I төркем инвалидлар туганнарын караган кешеләргә өстәмә ялга хокук бирделәр.
Русия Хезмәт Кодексында яңа төзәтмә барлыкка килде: 2021 елның 30 ноябреннән Iнче төркем инвалид туганнарын караучы хезмәткәрләр, хезмәт хакын сакламыйча, 14 көнгә кадәр өстәмә ял ала ала.
Элек мондый хокук балаларны караган гражданнарга бирелә иде. Ике очракта да түләнмәгән өстәмә отпусклар коллектив килешүдә каралган булырга тиеш, дип аңлаталар БР Дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Фото: bashinform.ru