Бүген Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Благовещен, Дәүләкән, Хәйбулла, Чакмагыш, Кушнаренко, Туймазы районнары һәм Уфа шәһәрендә яшәүче 10 гаиләне медаль белән бүләкләде.
Тантаналы чара Әниләр көненә багышланган иде. Ата-аналар хезмәте өчен медальгә өчен балалы гаиләләр, шулай ук тәрбиягә алган балаларга ата-ана назы бүләк иткән гаилә парлары лаек булды.
“Безнең республика – тирән мәдәни һәм гаилә традицияләргә ия күпмилләтле төбәк. Биредә ярты миллионнан артык балалы гаиләләр яши. Республика җитәкчелеге, балаларның гаиләдә үсүе никадәр мөһим икәнлеген аңлап, пандемия кебек катлаулы чор булуга карамастан, бу юнәлештә кулган килгәннең барын да эшләргә тырыша. Ел саен гаиләләр һәм балаларга ярдәм күсәтер, балачак инфраструктурасын ныгытуга без 100 миллиардка якын акчалар юнәлтәбез”, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр сүзләренчә, республика җитәкчелеге игътибарында – күп балалы гаиләләр. Республикада барлыгы 50 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә. Алар мәгариф өлкәсендә, торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр түләгәндә ярдәм чаралары, өстәмә пособиеләр ала, транспорт салымыннан азат ителә. Халыкка социаль ярдәм күрсәтүне камилләштерү нәтиҗәсендә Башкортстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча бердәм система төзелгән. Федераль ярдәм төрләренә өстәп, төбәктә 30дан артык төбәк чаралары да бар.
Бүләкләү тантанасында республика аеруча горурланган берничә гаилә атап үтелде.
Тәрбиягә алынган 36 бала өчен Благовещен районында яшәүче Владимир Иванович һәм Миңнезаһидә Зәки кызы Шичиннар лаеклы ата-ана булган. Бүгенге көндә гаиләдә 22 тәрбиягә алынган бала тәрбияләнә. Шуларның 6сының сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикләнгән.
Үзләре 3 балага гомер бүләк итеп, тәрбиягә тагы 22 бала алган Вахид Равил улы Вәлиев белән Ирина Александр кызы Вервельская да Благовещен районында яшиләр. Бүген аларның ышанычлы канаты астында 13 бала.
Тырыш, миһербанлы, ата-ана назына мохтаҗ балаларга мәхәббәтләрен өләшергә әзер тагын берничә гаиләне бүләкләделәр бүген. Алар өчен ихлас шатбыз.
Чыганак: bashinform.ru