Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 ноябрь 2021, 12:05

Гаиләләргә ярдәмгә миллионннар бүленде

14 миллион - зур сумма, җәмәгать.

Гаиләләргә ярдәмгә миллионннар бүленде
Гаиләләргә ярдәмгә миллионннар бүленде

     Балаларга ярдәм итү фонды Башкортстанга 14,6 млн. сум күләмендә грант юллады. Ул  авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләргә ярдәм итүгә тотылачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

      Министрлык мәгълүматларына караганда, ел саен “авыр тормыш хәле” юнәлеше буенча социаль контрактны 1,5 меңнән артык гаилә рәсмиләштерә. Чаралар комплексы эшкә урнашуда яки квалификация күтәрүдә ярдәм итүне үз эченә ала. Шулай ук “Гаилә” үзәкләре базасында, әти-әниләрнең эшкә бару мөмкинлеге булсын өчен, балалар төркемнәре булдыру планлаштырыла. 

     "Гаилә” үзәкләренә балаларны әни кеше ялгызы тәрбияләгән тулы булмаган гаиләләр ешрак мөрәҗәгать итә. Чаралар комплексын эшләгәндә нәкъ менә шундый төркемгә юнәлеш алдык та инде”, - ди министр урынбасары Анна Таболина.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: