Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 ноябрь 2021, 11:07

Пенсия түләү тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

2022 елның 1 гыйнварыннан пенсия түләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Русиядә 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне түләү һәм аларның исәпләнүен контрольдә тоту буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керә.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы раслаган яңартылган кагыйдәләр нигезендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән территорияләрдә пенсияләр билгеләнгән датадан алдарак бирелә ала. Моның өчен алучыга Пенсия фондына гариза язарга кирәк, дип хәбәр итә «Парламентская газета».

Моннан тыш, акчаны илтеп бирү турындагы гаризага төзәтмәләр керттереп булачак. Әйтик, почта аша акча алырга теләгән кеше агымдагы айда алынмаган сумманы банкка күчерү турында мәгълүматны күрсәтә алачак.

Төп яңалыкларның берсе буенча, суд кәгазьләре буенча түләүләр дәүләт тарафыннан алып калуга кагыла. Хәзер исә пенсионер банкрот дип танылса, акчаны алып калу тыела.

Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, вафат булган кешенең пенсиясен аның законлы варислары алырга мөмкин: аларга Русия Пенсия фондына гариза җибәрергә кирәк. Шулай ук дәүләтнеке булмаган фондлардан акча алган русиялеләр дә, ул оешмалар ябылса да, тупланма өлеш алачак.

Элегрәк Пенсия фондында түләүләрне туктату өчен шартларны атаганнар иде. Аерым алганда, кеше ярты ел дәвамында үзенә тиешле акчаны алмаса, пенсия бирү туктатыла. Моннан тыш, пенсия акчалары Русиядә яшәү өчен теркәлгән вакыты чыккан чит ил пенсионерларына бирелми. Шулай ук башка ил территориясендә даими яшәүче русиялеләр дә пенсиядән мәхрүм ителә ала.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков 2022 елда социаль пенсияләрне — 7,7 процент, ә страховка пенсияләрен 5,9 процентка индексацияләү турында хәбәр итте. Киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча страховка  пенсиясенең уртача еллык күләме - 18 521 сум, 2023 елда — 19 477, 2024 елда 20 469 сум тәшкил итәчәк. 2021 елда, индексацияне исәпкә алып, бу күрсәткеч 17 541 сум тәшкил иткән.

Картлык буенча страховка пенсиясе ике өлештән тора: беркетелгән түләү  (фиксированная выплата) һәм страховка өлеше. Беркетелгән түләү эш стажына бәйле түгел һәм ел саен индексацияләнә. Страховка өлеше страховка стажының дәвамлылыгына һәм хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле. 2002 елдан башлап, аны исәпләгәндә, стаж түгел, ә страховка взнослары  күләме төп критерий булды. Нәкъ менә аңа карата сораулар еш туа.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" 

Читайте нас: