Иске Туймазы авылында сменасына 75 кеше кабул итә алырлык табиблар амбулаториясе төзелеше бара. Ил Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы игълан ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән амбулатория гомум алганда 2 меңнән артык кеше яшәгән 5 торак пунктны хезмәтләндерәчәк. Бүгенге көндә бинаның стеналарын күтәргәннәр, бүлмәләр арасындагы диварларны. Амбулаториянең түбәсе ябар өчен бәпкәләр кадакланган, электр монтажы ясалган, бинаның фасадын җылыту буенча эшләр бара.
Амбулатория яны территориясен төзекләндерү һәм юл салу мәсьәләләре хәл ителә.
В ходе беседы обсудили вопросы благоустройства прилегающей территории и подъездных путей.
Исегезгә төшерәбез, Иске Туймазы авылында табиблар амбулаториясен төзү мәсьәләсен район җитәкчелеге 2018 елда Радий Хәбиров Туймазы районына эш сәфәре белән килгәндә күтәргән иде.
Чыганак: tuimazy.bashkortostan.ru