Барлык яңалыклар
Социаль мохит
19 ноябрь 2021, 12:04

Киләсе елдан яшәү минимумы артачак

Русия президенты Владимир Путин 2022 елда яшәү минимумын 8,6 процентка арттырырга тәкъдим итте.

Киләсе елдан яшәү минимумы артачак
Киләсе елдан яшәү минимумы артачак

Президент тәкъдименә ярашлы, яшәү минимумы 12 654 сумга җитәргә тиеш. Владимир Путин минималь хезмәт түләвен 8,6 процентка ягъни 13 890 сумга күтәрергә кушты.
Путин ассызыклавынча, бик күп социаль пособиеләр яшәү минимумына бәйләнгән. Шул исәптә ул балалы гаиләләргә һәм пенсияләргә өстәмәләр түләүгә дә кагыла.
Дәүләт башлыгы шулай пенсияләрне фактик инфляция дәрәҗәсеннән югарырык индексацияләү зарурлыгын искә төшерде. 2019 елдан алып хөкүмәт бу кагыйдәне исендә тотып эшләгән.
Русия статистика мәгълүматларына ярашлы, 15 ноябрьгә инфляция 8,1 процентка арткан. 2020 елның шушы ук чорына караганда, барыннан бигрәк азык-төлек кыйммәтләнә - 10, 64 процент. Әйткәндәй, инфляцияне калын кесәлеләр тоймыйдыр инде, ул ныграк гади кешенең бәкәленә суга. Минимумга яшәүләре бер дә җиңел түгел шул...

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: