Барлык яңалыклар
Социаль мохит
19 ноябрь 2021, 12:41

Акчалары артуын 19 миллион русияле тоячак

Русия хөкүмәте премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова белдерүенчә, 2022 елда минималь хезмәт хакларының күтәрелүе 3 миллион русиялегә кагылачак.

Акчалары артуын 19 миллион русияле тоячак
Акчалары артуын 19 миллион русияле тоячак

Ә яшәү минимумын индексацияләүне һәм социаль түләүләр үсешен 16 миллион русияле үзендә тоячак. Нәтиҗәдә, яшәү минимумы һәм минималь хезмәт түләүләренең үзгәреше барлыгы 19 миллион русиялегә кагылачак.
Бөтен социаль пособиеләр, пенсияләргә федераль һәм төбәк өстәмә түләүләре, больничныйлар буенча страховка түләүләренең барысы да минимумнарның арту күрсәткечләре күләменә бәйле.
Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерүенчә, яшәү минимумын һәм минималь хезмәт түләүләрен күтәрү өчен федераль бюджеттан 30 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Котяков белдерүенчә, 2022 елда бер кешегә яшәү минимумы 12 654 сум булачак. Хезмәт яшендәгеләр өчен 13 793 сум булса, пенсионерлар өчен - 10 882, балалар өчен 12 274 сум тәшкил итәчәк.
Берничә көн элек Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов, Русиягә яшәү минимумын исәпләү ысулын үзгәртергә һәм аны 20 мең сумга кадәр арттырырга кирәк дип белдерде. Русиядә, әгәр кешенең кереме яшәү минимумыннан азрак булса, ул ярлы булып санала. 2021 елда ул 11 653 сум тәшкил итә. 2022 елда исә 11 950 сум тәшкил итәчәк. Әйткәндәй, 2022 елның кайсы аеннан артыр " минималкалар", ул турыда чиновниклар әлегә төгәл белдерү ясамады. Билгеле булса, күңелне җылыта торыр иде ...

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: