Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 ноябрь 2021, 10:53

2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Ярдәм кирәксә, син дә шалтырат!

Башкортстанда 3,5 ирекмән һәм 942 автоволонтёр көн саен аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. “Бердәм Русия”нең “Безнең хәстәрлек” волонтёрлар үзәге  пандемиянең катлаулы чорында меңәрләгән битараф булмаучыларны берләштергән.

“Беренче дулкында да шулай булды, әле дә. Волонтёрлар ялгызларга, йөри алмаучыларга, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итәләр. Аызк-төлек, дарулар сатып алалар, өлкәннәрне поликлиникаларга илтәләр, кайтарып куялар. Бер атна эчендә “Безнең хәстәрлек” колл-үзәге  барлыгы  2360 шалтырату кабул итте. Шуларның 2156сы – безнең районнардан килгән заявкалар. Башкаларга ярдәм итәргә теләгән һәм ярдәм итә алган һәркемгә  рәхмәтләремне җиткерәм”, – дип язган Радий Хәбиров үзенең социль челтәрләрендә.

Волонтёрлар үзәгенә балигъ булган яшьтәге һәркем кушыла ала. Моның өчен 8-800-201-89-03 номерын җыярга кирәк (эш көннәрендә 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр шалтырату сорала).

Шушы номер буена волонтёр ярдәменә заявка да калдырырга мөмкин.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: