Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 октябрь 2021, 11:30

Каза күргән тармаклардагы кече һәм урта бизнес хезмәткәрләре ярдәм алачак

Ничә мең сум?

verniy-put32.ru
Фото:verniy-put32.ru

РФ Президентының 2021 елның 20 октябрендәге 595 снлы Указына ярашлы,  яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан 30 октябрьдән 7 ноябрьгәчә  хезмәт хакы түләнелгән ял көннәре игълан ителде. РФ Хөкүмәте  каза күргән тармаклардагы кече һәм урта бизнеста рәсми рәвештә эшләгән хезмәткәрләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендәге (12 792 сум) ярдәм түләү хакындгы карар кабул итте. 

Федераль салым хезмәтендә nalog.ru сайтындагы шәхси кабинет аша гаризаларны 1 ноябрьдән алып 15 декабрьгә кадәр тапшырып булачак. Түләүләр 15 ноябрьдә башланачак, мөрәҗәгать иткәннән соң 8 көн дәвамында. Акчаларны кайтарырга кирәкми. Аларны нәрсәгә телисең, шуңа тотынып була. 

 

Бу акчаларны каза күргән өлкәләрдәге бизнес вәкилләре ала алачак:

*мәдәният;
*спорт;
*кунакханә эшкуарлыгы;
*гомум туклану өлкәсе;
*өстәмә белем бирү өлкәсе;
*көнкүреш хезмәтләре күрсәтү;
*автомобиль һәм су транспорты;

Чыганак: pravitelstvorb.ru




Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: