Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 октябрь 2021, 20:10

Газлы булачаклар

Әбҗәлил районы Дауыт авылында бу уңайдан тантаналы чара үтте.

Газлы булачаклар
Газлы булачаклар

Бүген Әбҗәлил районының Даут авылы эчендәге газ бүлү челтәрләрен файдалануга тапшыру һәм беренче йортларны газга тоташтыру тантанасы булды. Тантаналы чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром төбәкарагаз» җәмгыятенең генераль директоры Сергей Густов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның августында Әбҗәлил районында «Цемикс» заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашу вакытында Даут авылын газлаштыру бурычын йөкләткән иде.

Рекордлы вакыт эчендә ул гамәлгә ашырылган. Ике айда гомум озынлыгы 15,6 км булган авыл эчендәге челтәрләр төзелггән һәм алар участок чикләренә кадәр җиткерелгән. Башкарылган эш нәтиҗәсендә газга 400 дән артык җир участогы тоташтырыла алачак. 212 йорттан тиешле гаризалар алынган инде.

– Бүген Башкортстанда бу юнәлештә масштаблы программага старт бирдек, аны илебез Президенты Владимир Владимирович Путин башлап җибәрде. Ул газлаштырылган торак пунктлардагы участоклар чикләренә кадәр бушлай газ бирүне күздә тота. Даут – бу әле беренче адым гына. Безнең республикада программа 2,6 мең торак пунктка кагылачак, - диде Радий Хәбиров. – Шул рәвешле без республиканың газ үткәрү дәрәҗәсен 10 процентка арттыра алабыз, ул 83,6 процент тәшкил итә.

Шулай ук Башкортстанда 2021-2025 елларга төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аны республика башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер раслады. Бу максатларга компаниянең инвестицияләр күләме 13,5 млрд. сум тәшкил итә. Әлеге программа ярдәмендә Башкортстанны техник яктан мөмкин булган газлаштыруны тулысынча тәмамлаячаклар.

Тантаналы чарадан соң Башкортстан башлыгы Әбҗәлил районы халкы белән аралашты. Алар республика җитәкчелегенә һәм «Газпром» компаниясенә Даут авылы йортларына кадәр авыл эчендәге газ челтәрләрен үткәргән өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: