Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 октябрь 2021, 20:47

Тагын ничек көрәшеп була соң?

Алама гадәтләре булган балаларның ата-аналары штраф түләячәк.

Тагын ничек көрәшеп була соң?
Тагын ничек көрәшеп була соң?

Вице-премьер Голикова Мәгариф һәм фән министрлыгына, Юстиция министрлыгына һәм Эчке эшләр министрлыгына, медицина тикшерүе вакытында балаларының нинди дә булса төрдә никотин куллануы ачыкланган очракта ата-аналарны җаваплылыкка тарттыру законын эшләү йөкләтелде. Бу закон  2022 елның маена әзер булырга тиеш.

Гамәлдәге закон ата-аналар өчен балаларның начар гадәтләре өчен җәза бирүне күз уңында тота. Административ хокук бозулар кодексының 20.22 маддәсе буенча, 16 яшькә кадәрге балалар алкоголь, наркотик яки психотроп матдәләр куллануда тотылган очракта, аларның әти-әнисенә 1,5 тән 2 мең сумга кадәр штраф яный.

фото: narcoclinic24.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: