Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 октябрь 2021, 12:09

Үткән 2020 ел өчен милек салымнарын туләр вакыт җитте

Быел нинди үзгәрешләр кертелгән?

Үткән 2020 ел өчен милек салымнарын туләр вакыт җитте
Үткән 2020 ел өчен милек салымнарын туләр вакыт җитте

Исегезгә төшерәбез, шәхси милектә фатир, йорт, тәмамланмаган төзелеш, җир участоклары һәм транспортлары булган кешеләр милек салымын түләргә тиеш.


Интернетсыз чаклар рәхәт иде дип күпме генә
сөйләсәк тә, бүгенге тормышта аның уңай яклары бик күп. Мәсәлән, хәзер күпләребез түләүләрне интернет аша башкара. Элек утка-суга, газга квитанцияләр килгәч, почтага яйсә банкка йөгерә идек. Ә анда күпме вакыт чират көтәсе әле. Хәзер ул яклап рәхәт –  бурычларны өеңдә, үзеңә уңайлы вакытта түләп була. Шундый уйлар белән салым сайтындагы шәхси кабинетыма кереп, бурычымны түләп чыктым.

Квитанцияләрне сентябрь азагында тарата башладыр.  Шул чорда минем электрон адреска да “сәлам хаты”  килгән иде. Салым кәгазьләрен почта аша алучыларга этаплап 1 ноябрьгә кадәр киләчәк. Ә кемнәр салым хезмәте порталында теркәлгән, «Шәхси кабинет»ларын ачып карарга онытмагыз! Сезгә кәгазьләр электрон рәвештә жибәрелә. Агымдагы елда физик затлар милек, җир hәм транспорт салымнарын 2021 елнын1 декабренә түләп бетерергә тиешләр. Чөнки 2 декабреннән бурыч көн саен пеня хисабына артачак. 

Нәрсәләрне онытмаска кирәк?
1. Хәзер без 2020 ел өчен түлибез (күпләр уйлавынча, 2021 нче ел өчен түгел). Бу нинди дә булса сатылган яки сатып алынган милекләре булганнарга кагыла. Әйтик, быел, 2021 елда сез машинагызны сатып җибәргәнсез, ди, ә транспорт өчен салым килгән. Бу ялгышлык түгел. Ул түләү 2020 ел өчен, димәк былтыр машинагыз сезнең милектә булган. Ә менә 2021 елда сатып алынган машина яки фатир өчен салым әлегә килми – әле көтмәгез дә.
2. Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлгән булсагыз, түләү турында белдерү почта тартмасына түгел, ә шунда киләчәк Кәгазь вариантка үзегез махсус заказ биргән булсагыз, элеккечә киләчәк.
Федераль салым хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел 44,6 млн белдерү кәгазьләре салынган заказлы хатлар таратылачак. ә 22,5 млн электрон рәвештә шәхси кабинетлар аша җибәреләчәк.

 

"Ә миңа берни дә килмәде"
Компьютерлар да кешеләр кебек вирус эләктереп, чирләп тә алалар, көйсезләнеп тә куялар, ватылалар да. Кыскасы, салым органнарында да программалар "очып", кайбер мәгълүматлары югалырга мөмкин. Әгәр салым түләү турында белдерү алмаган булсагыз, бу әле бөтенләй түләмәскә дигән сүз түгел. Гомум базада сезнең исемегез югалмый, ә 1 декабрьгә кадәр казна белән исәпләшмәгән очракта, пеня җыелып барачак.


Кайсы очракта законлы рәвештә салым килмәскә мөмкин?
- Салым күләме 100 сумнан да кимрәк икән, түләтмәскә дә мөмкиннәр. (Тик хәзер бу бик сирәк күренеш) - Андый очракта салымны киләсе елгы исәпләүләргә өстәп куялар.
Әгәр салым базасына мөлкәт турында мәгълүматлар ниндидер сәбәпләр аркасында кертелмәгән икән, сөенергә ашыкмагыз. Моны белә торып та хәбәр бирмәсәң, моның өчен РФ НК 129.1 ст. 3 п. буенча түләнмәгән салым суммасының 20 проценты күләмендә штраф яный. Бу штраф салым түләмәгән өчен түгел, ә салым түләүченең яшергәне өчен бирелә. Бу хакта Мәскәү шәһәре Адвокатлар бюросының идарәче партнеры Сергей Матюнин хәбәр итә.
Өстә санап үтелгән барлык  очракларда иң дөрес юл — салым хезмәткәрләренә үзегез турында хәбәр итү һәм хәлне аңлату.
Дәүләт алдындагы бурычны вакытында үтәү - артык чыгымнардан һәм нерв киеренкелегеннән саклап калачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: