Барлык яңалыклар
Социаль мохит
8 октябрь 2021, 13:27

Акча күктән төшми

Халыкның 57% социаль ташламалардан, түләүләр һәм салым тотып калулардан файдаланмый. Ни өчен?

Акча күктән төшми
Акча күктән төшми

Росгосстрах мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең 57% социаль ташламалардан, түләүләр һәм салым тотып калулардан файдаланмый икән.

«Безнең халык үз акчаларын саклау һәм арттыруның нинди мөмкинлекләре барлыгын бик аз белә. Икенчедән, моның эше күп, мәшәкате зур дип уйлаучылар да бар. Әмма шуны аңларга кирәк, артыннан йөрмәсәң, сиңа берәү дә акча китереп бирми, аларны документлар нигезендә генә алырга мөмкин, - финанс аналитик Михаил Беляев.

Икътисадчы фикеренчә, мондый позицияне үзгәртергә кирәк.

«Әгәр кешегә зур булмаган түләүләр каралган булса да, бу барыбер аңа файда гына китерә, финанс хәлен яхшырта. Сүз дә юк, акчалар күктән автомат рәвештә төшми, аларны алу өчен нинди дә булса көч куярга кирәк», - дип билгеләп үтте Беляев.

Финанс грамоталылыкка төрле дәүләт, ярымдәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәм итә ала. Финанс грамоталылыгының тулы бер программалары бар, дип билгеләп үтте Михаил Беляев.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: