Барлык яңалыклар
Социаль мохит
29 сентябрь 2021, 09:25

Пенсияләр артуы дәвам итәчәк

Күп кешеләр өчен сөенечле хәбәр бу.

sensaciy.net
Фото:sensaciy.net

Властьлар русиялеләрнең пенсияләрен арттыруны дәвам итәчәкләр. Бу хакта Владимир Путин икътисади сораулар буенча киңәшмәдә белдерде.  

“Андый индексацияләргә чыгынаклар бюджетка салынган. Моңа өстәп хокук саклау органнары хезмәткәрләренең (Эчке эшләр министрлыгы, Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәте, Федераль таможня хезмәте, Росгвардия һәм башкалар) хезмәт хакларын арттыру турында да карар кабул ителде”, –ил башлыгы сүзләрен РИА Новости агентлыгы китерә.

Узган атнада хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков алдагы елда страховка пенсияләре – 5,9, социаль пенсияләр 7,7 процентка индексацияләнәчәк дип хәбәр итте.

Шулай итеп,  эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе  2022 елда  – 18 521, 2023 елда – 19 477, 2024 елда 20 469 сум тәшкил итәчәк.

Башкортстанда 2021 елның 1 июленә уртача пенсия күләме 15 320 сумнан арткан. Узган ел белән чагыштырганда бу  826 сумга күбрәк. Мондый мәгълүматны республика статистиклары китерә. Төбәктәге пенсионерлар саны шул ук вакыт эчендә 1, 192 миллион кешедән 1,159 миллион кешегә кадәр кимегән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: