Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 сентябрь 2021, 11:05

Балалар пособиесен кая тотынасың?

Намуссыз ата-аналарның бу законга исләре китмәс...

Ә. Бикмурзина.
Фото:Ә. Бикмурзина.

Дәүләт думасы октябрьдә “Балалары булган гражданнарга түләнелүче дәүләт пособиеләре турында”гы федераль законның 16 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын караячак. Бу проектта русиялеләргә  пособиене тотына алмаган товар, хезмәтләр һәм төрле эшләр исемлеге төзергә тәкъдим ителә. Бу хакта “Известия” хәбәр итә, мәгълүматны Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар сораулары бенча комитет аппаратында да раслыйлар.

Балалар пособиесе акчаларына сатып алырга ярамаган товарлар исемлегенә иң элек алкоголь һәм тәмәкене кертергә телиләр.

Закон проект авторлары исеменнән  мондый тәкъдим белән  “Бердәм Русия”дән Курган өлкәсе парламенты спикеры Дмитрий Фролов чыгыш ясый. Алар махсус электрон исәп ачарга һәм барлык трансакцияләрне күзәтеп барырга киңәш итә.

Аннары, закон проекты ата-аналарның максатлы акчаларны тотынуын контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче механизм булдыруны күзаллый. Мисал буларак, милли түләүләр системасында “социаль электрон исәп” ачуны китерергә була. Бу система булган хәлдә дәүләт акчаларны шунда күчереп барыр иде.

Курган өлкәсе думасы матбугат хезмәте җитәкчесе Алексей Васенев сөйләвенчә, сүз – ай саен түләнелә торган балалар пособиеләре хакында. Мондый түләүләрнең күләме 400 сумнан алып 29 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

“Бердәм Русия” фракциясе рәисенең беренче урынбасары Адальби Шхагошев үз чиратында балалар пособиеләре балаларга тотынылырга тиеш, дип белдерде. “Гаилә институтын ныгыту өчен бу үтә дә мөһим. Бу акчалар тәмәке яисә алкоголь сатып алуга тотынылырга тиеш түгел. Гаилә “барлык яхшылыклар – балаларга” принцибы буенча яшәргә тиеш. Шуңа күрә мондый закон проекты кергәч, без аны игътибар белән өйрәнәчәкбез”, – ди Шхагошев.

Чыганак: Lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: