“Сугыш чоры баласы” категориясенә кергән гәзит укучыларыбызга БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында кабул ителгән законга ярашлы рәвештә бер мәртәбә бирелә торган түләү каралуы турында хәбәр иткән идек инде. Тик әлегә кадәр акчалата түләүнең күләме билгеле түгел иде. Ниһаять, бу сорауга ачыклык кертелде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кул куйган указ нигезендә “сугыш чоры балалары”на 1000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү башкарылачак. Бу категориягә 1927 елның 22 июне – 1945 елның 3 сентябре аралыгында туган һәм республика территориясендә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданнары керә.
"Матди ярдәм суммасы әлегә зур түгел. Коронавирус пандемиясе белән бәйле икътисади хәл безнең өчен катлаулы булса да, шушы адымнан башлыйбыз. Көтәргә ярамый. Башкортстан икътисады үсеш рельсларына басуга, түләү күләмен арттыра алачакбыз,” - диде Радий Хәбиров бу җәһәттән.
“Сугыш елларын кичергән һәм балачакларыннан Бөек Җиңү хакына эшли башлаган, сугыштан соң илебезне аякка бастырганнарга уртак рәхмәтебез чиксез. Хәзер инде алар олы яшьтә һәм безнең аерым ярдәмгә мохтаҗ. Сугыш чоры балалары алдында бурычыбыз зур, нинди генә ярдәм чаралары күрсәтелсә дә, рәхмәтебезне белдерү өчен җитәрлек булмаячак. Алар белән аралашканда өлкәннәребез барысы да бер тавыштан диярлек "сугыш чоры балалары" статусын алу мөһим иде, барысы да акчалар һәм льготалар белән үлчәнми диләр”, ди Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова.
Башкортстанда 189 меңнән артык сугыш баласы яши.