Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 август 2021, 07:58

519 меңнән күбрәк бала акчалы була

Акчаларын нәрсәгә тотынырлар?

picsy.ru
picsy.ru

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин укучыларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны билгеләнгән вакыттан алда – 2 августтан түли башларга кушты. Ә башта бу дата 16 август дип билгеләнгән иде. Әмма ил җитәкчесе: “Ата-аналар балаларын ашыкмый мәктәпкә әзерли алырлык вакыт булырга тиеш”, – дип, түләүләрне тизләтергә кушты.

Президент әйткәч, эшне кызу тоттылар. Чынлап та, 2 август иртәсендә ата-аналарның күбесенең карталарына акчалар күчә башлады.

Исегезгә төшерәбез, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне 6 яшьтән (1 сентябрьгә кадәр тулган очракта) 18 яшькә кадәр (туган көне 3 июльгә, ягъни указ чыккан көнгә кадәр булса) балалары булган гаиләләр алырга хокуклы. Акча баланы уллыкка (кызлыкка) алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә дә бирелә.

Мәктәп программасына ярашлы укуларын дәвам иткән инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча чикләүләре булганнарга да (18 яшьтән 23 яшькәчә) акча түләнергә тиеш.

Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлегеннән әйтүләренчә, республикада 519 меңнән күбрәк бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бу барлыгы 5,191 миллиард сум дигән сүз. Түләүләрне 128 банк күчерә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: