Русия президенты Владимир Путин, яңа елдан пенсияләр күләме артачак, дип хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, 2021 елда ил пенсионерларына бирелгән түләүләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта ул бу атнада Кремльдә сенаторлар белән очрашуда әйтте.
“Бу – 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкырдан күбрәккә югарырак дигән сүз”, – дип белдерде Владимир Путин.
Индексация эшләмәүче пенсионерлар алган түләүләргә генә кагыла.
Әйткәндәй, илнең Хезмәт министрлыгы эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча уртача еллык пенсияләренең күләмен билгеләде. Пенсия фонды бюджетына ярашлы, алдагы елда пенсия күләме – 17432 сум, 2022 елда – 18357 сум, 2023 елда 19283 сум тәшкил итәчәк.
Әлеге яңалыклар, әлбәттә, Башкортстан пенсионерларына да кагыла. Башкортстанстат хәбәр итүенчә, 2020 елның 1 июленә республикада пенсионерлар саны 1,192 миллион булган. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме 15309 сум тәшкил иткән.