Уфа эшкуарлары, агалы-энеле Локмановлар ит һәм ит продуктларын өйгә китерүне җайга салган. Алар “Авылдаш” дигән хезмәтләндерү проекты оештырып җибәргән. Эшкуарлар республиканың рәсми җитештерүчеләре продуктлары белән генә эш итә. Сатып алучылар, эшкуарлар аша һәрвакыт сыер, дуңгыз, каз һәм югары сыйфатлы тавык итенә заказ бирә ала. Иң мөһиме, барлык ризык экологик яктан чиста һәм ышанычлы. Алар шулай ук кулдан ясалган ашамлыклар: казылык, пилмән, тутырма, купат һәм башка ит ярымфабрикатлары тәкъдим итәләр. Болар барсы да төбәк фермерлары хуҗалыгында сатып алына. Барлык азык-төлек тулы ветеринар хезмәте тикшерүен уза. “Авылдаш” хезмәте курьерлары битлекләрдә һәм перчаткаларда эшлиләр. Алар фатир һәм йортларга кермичә, үз хезмәтен сатып алучыдан хәвефсез ераклыкта торып башкара. Сатып алучы 1,5 мең сумлык азыкка заказ биргәндә, аны өйгә китерү бушлай үтәлә. Пенсионерларга, заказның күләменә карамастан, махсус бүләк тә каралган.