Хөрмәтле православие динен тотучылар һәм Пасха - Олы көн бәйрәмен билгеләп үтүче дусларыбыз! Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Бу көн - христианнарның иң якты һәм күркәм бәйрәме - өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме.
Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята.
Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен. Бәйрәм белән!