Социаль мохит
16 Апреля 2020, 12:40

Аз керемле гаиләләргә - азыклата ярдәм

Азык-төлек җыелмалары өчен 70 млн. сум акча юнәлтәчәкләр.

Башкортстанда аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк – азык -төлек җыелмалары өчен 70 млн. сум акча юнәлтәчәкләр. Сүз иң беренче чиратта гражданнарның льготалы категориясе турында бара.
Хәйрия ярдәмен кемнәр күрсәтә соң? Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) - 35 млн. сум, Башкорт сода компаниясе (БСК) – 35 млн. сумлык ярдәм кулы суза, диде бу җәһәттән төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. Аның әйтүенчә, җыелган барлык сумманы азык-төлек җыелмаларына юнәлтәчәкләр.
Беренче булып ярдәмне балалары булган аз керемле гаиләләр алачак, диде БР Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова. 1 апрельгә республикада мондый гаиләләр 72 мең исәпләнә. Аларда 165 мең бала тәрбияләнә.
Бер азык-төлек җыелмасының бәясе – 700 сум. Андый пакетлар йөз мең булачак. Пакетларны 1 майга кадәр таратырга ниятлиләр. Гаиләдә ничә бала бар, шулкадәр пакет биреләчәк. БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев әйтүенчә, җыелма 80 процентка урындагы җитештерүчеләрнең продукциясеннән тора.


Фото: rbc.ru

Чыганак:rbc.ru

Читайте нас