Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 апрель 2020, 11:31

Азык-төлеккә карточкалар чыга башлармы?

Алар кемгә тәгаенләнгән?

Русиядә азык-төлек җитештерүчеләр мохтаҗ гражданнар өчен азык-төлек карточкалары булдыру турында башлангыч белән чыкты.

Инициатива авторлары ил хөкүмәтенә Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы проектын тормышка ашыра башларга киңәш иттеләр, әлеге проект түбән керемнәре булган гражданнарга азык-төлек карточкалары таратуны күз уңында тота. Андый гражданнар категориясен коронавирус эпидемиясе вакытында керемсез калган русиялеләр белән киңәйтергә тәкъдим ителә.

Югарыда язылган гражданнар категориясенә Русиядә җитештерелгән товарларны сатып алыр өчен ай саен 10 мең сумлык карточкалар биреләчәк.

Азык-төлек карточкалары түбән керемле гражданнарга ярдәм итү йөзеннән берьюлы пандемия вакытында сатып алу соравы төшкән Русия җитештерүчеләренә дә файдага булачак. Шулай ук эш урыннарын саклап калуда да зур “плюс” булмакчы.

Тәүге тапкыр Русиядә АКШ проектыныкына охшаш итеп азык-төлек карталары программасын 2015 елда кулланучыларны яклаучылар тәкъдим иткән иде, әмаа проект “катып” калды. Проект 2018 яисә 2019 елда эшли башлар дип күзаллана иде, әмма арытаба аңардан нишләптер баш тартканнар.
Читайте нас: