+2 °С
Кар
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 апрель 2020, 14:30
Һәр балага да түләнәме?
Бу яңалык ана капиталына хокукы булган гаиләләргә кагыла.
Һәр балага да түләнәме?
3 яшькәчә балалары булган гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтелә дип ишеттек. Ул нинди түләү төре? Күпме күләмдә каралган? Аңлатсагыз иде.
Дилә Садрисламова.
Дүртөйле районы.
Русия Президентының 249нчы санлы указына ярашлы рәвештә (2020 елның 7 апрелендә дөнья күрде), ана капиталына хокукы булган, 3 яшькә кадәрле балалар тәрбияләүче гаиләләргә апрельдән июньгә кадәр 5 мең сум күләмендә айлык түләүләр билгеләнә. Түләү гаиләдәге 3 яшькә кадәрле һәр балага карала.
Акчалата ярдәмнең бу төре
быелгы елның 1 июленә кадәр
ана капиталына хокукы булган –
сертификат буенча акчалар тулысынча файдаланып беткән булса да!
– барлык гаиләләргә дә түләнә.
Өстәмә акчалата ярдәм кискен эпидемиологик хәл уңаеннан федераль бюджеттан түләнә. Түләү ана капиталы күләмен киметми, башка социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемендә исәпкә алынмый.
Русия Пенсия Фонды идарәсе рәисе Максим Топилин әйтүенчә, фондның төбәк органнары, мөмкинлектән чыгып, гаиләләргә түләүгә хокуклары булуы турында шәхсән хәбәр итәчәк. “3 яшькә кадәрле балаларга акчалата ярдәмне 2,3 млн. гаилә алачак,” - диде Максим Топилин.
Гаиләләрнең акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айлап вакыты бар. Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итә һәм бу түләүгә хокукы булган гаиләләргә барлык айлар өчен дә – апрельдән июньгә кадәр – түли.
5 мең сумны алу өчен
es.pfrf.ru
яки
gosuslugi.ru
порталларында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә. Сертификат ияләреннән башка бернинди документлар да тапшыру таләп ителми. Русия Пенсия Фонды, кирәк булса, барлык мәгълүматларны үзаллы соратып алачак.
Фото: polit.74.ru
Чыганак: пресс-служба ОПФР по РБ
Читайте нас: