Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 апрель 2020, 20:40

Тагын чәч кистерергә, күзлек сатып алырга мөмкин булачак...

Бу хакта БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров әйтте.

Башкортстанда чәчтараш һәм оптика салоннары үз эшен дәвам итәчәк, дип белдерде бүген оператив киңәшмәдә БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килүчеләр өчен ишекләрен ачачак предприятиеләрнең исемлеген ныклап карап чыгарга кушкан иде. Ул санитария-эпидемиология нормаларны катгый саклаганнарга гына эш башларга рөхсәт итәргә кирәк, диде.
“Нормаларны бозган предприятиеләр ябылачак. Төп шарт – эштә битлекләр, перчаткалар куллану, тиешле урыннарны эшкәртү, дистанция саклау. Үткән атнада ломбардларда тикшерүләр үтте. Берничәсендә нормаларны бозу очраклары бар. Алар ябык. Шулай ук кимчелекләрне бетергәнгә кадәр дип берничә азык-төлек кибете ябылды. Замечаниеләрне бетергәннән соң бүген иртән алар ачылдылар”, - диде Андрей Назаров.
Хәтерегезгә төшерәбез, үткән атнада үзизоляция режимында 974 предприятие эш башлады.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: