Социаль мохит
8 Апреля 2020, 22:35

Эш югалтучыларга 1 марттан 12 130 сум күләмендә пособие түләнәчәк

Бу хакта Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмә барышында хәбәр итте.

Коронавирус аркасында эшен югалтучыларга апрельдән июньгә кадәр эшсезлек буенча минималь хезмәт хакы күләмендә пособие түләнәчәк. Бу хакта Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмә барышында хәбәр итте.
Быел 1 марттан эшсез калып, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче бөтен кешегә дә МРОТ күләмендә - 12 130 сум пособие биреләчәк.
Ил башлыгы шулай ук пособиене дистанцион форматта иң гади юл белән рәсмиләштерергә кушты.
Киңәшмәдә Путин шулай ук ата-аналар эшсез калган балалы гаиләләргә дә акчалата ярдәм итү мөһим булуын искәртеп үтте. Алар һәр балага өстәмә рәвештә 3 мең сум акча алачак. Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә мондый ярдәм июнь аенда ук күрсәтелә башлаячак.
Чыганак: novayagazeta.ru
Фото: kubnews.ru
Читайте нас