Барлык яңалыклар
Социаль мохит
30 март 2020, 12:53

Пенсия һәм пособиеләр алдан түләнәчәк

Борчылырга урын юк.

РФ Пенсия фонды русиялеләрнең апрельдә алырга тишле пособие һәм пенсияләрен срогыннан алда исәпләренә күчерде.
“Русия президенты 30 марттан алып 3 апрельгә кадәр ял көннәре игълан итү сәбәпле, Пенсия Фонды апрель аена пенсия һәм пособиеләрне илтеп тарату оешмаларына срогыннан алда финанслады”, — диелә ведомствоның сайтында басылып чыккан мәгълүматында.
Шулай ук 30 апрельдән 8 апрельгә кадәр срокта таратыласы түләүләрне 26 мартта “Русия Почтасы”на һәм башка илтеп тарату оешмаларына юнәлтү турында да искәртелә. Күчерелгән акчаларның күләме 113,2 млрд сум тәшкил иткән. Бу чыганакларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр түләнелә торган түләүләр дә (аларның суммасы —17,7 млрд сум) кергән.
1-12 апрельдә түләнелергә тиешле пенсия һәм пособиеләр (гомум суммасы —356 млрд сум) 27 мартта кредит оешмаларына күчерелгән.
Читайте нас: