Барлык яңалыклар
Социаль мохит
26 март 2020, 13:41

98 меңнән артык пенсионерның пенсияләре арта

1 апрельдән социаль пенсияләр 6,1% арта.

1 апрельдән социаль пенсияләр 6,1% арта, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Русиянең Пенсия Фонды бүлегендә.
Шушы ук вакыттан алып призыв буенча хезмәт иткән хәрбиләрнең инвалидлык буенча пенсияләре; гаилә туендыручысын югалту буенча пенсияләр, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучыларның инвалидлык буенча пенсияләре, радиацион яисә техноген һәлакәтләрдә каза күргән гражданнарның картлык буенча пенсияләре арта.
Боларга өстәп, социаль пенсияләр артуына бәйле башка түләүләр дә артачак.
“Арттырылган күләмдәге пенсияләрне республиканың 98 500 пенсионеры алачак. Шул исәптә социаль пенсияләр алучы 92 600 пенсионер да бар. Пенсияләрне түләүне финанслау өчен ай саен өстәмә 58 млллион сум акча кирәк, алар барысы да акчалар белән тәэмин ителгән”, — диде Башкортстан буенча Русия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров.
Читайте нас: