2018 елда кабул ителгән законны янә үзгәртеп куйдылар. Хөкүмәтнең карары нигезендә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус урыннарда тукталуны янә чикләячәкләр. 2018 елда кабул ителгән карар буенча III төркем инвалидларның тормышлары җиңеләйтелгән иде. Аларга һәм аларны йөртүчеләргә I һәм II төркем инвалидлары белән беррәттән, махсус урыннарда машина калдыру рөхсәт ителде.
Тик 2020 елның 1 июленнән аларны бу хокукта чикләячәкләр. Сәбәбе аптырашта калдырырлык. Янәсе махсус парковкалар бар кешегә дә җитми. Проблеманы шулкадәр җиңел хәл итә дә инде безнең Хөкүмәт җитәкчелеге. Хөкүмәтнең яңа карарында “2020 елның 1 июленнән III төркем инвалидлары махсус парковка урыннарыннан бары тик мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаган очракта гына файдалана алалар” дип язылган. Ягъни әгәр кеше үз аягында йөри ала икән, мәсәлән, ул шикәр чире, начар ишетү яки начар күрү аркасында III төркем инвалид икән, махсус парковка урыннары аңа башкача тиеш түгел. Гамәлдә III төркем инвалидларыннан машина кую хокукын тартып алу дөресме? Кайбер вакытта II төркем билгеләнгән кешеләр III төркем инвалидлыгы булган кешеләрдән яхшырак хәрәкәт итәргә мөмкин.
Яңа закон буенча чикләүләргә ризасызлык белдерүчеләр дә бихисап. Мисал өчен III инвалид төркеме бирелгән бер ханымның фикере. “Исерек водитель белән булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң минем аякларым тездән начар бөгелә. Әмма миңа баштан ук III инвалидлык төркеме билгеләделәр. 2018 елда безгә дә махсус урыннарда тукталырга рөхсәт ителгәч, зур ярдәм булган иде. Аңа кадәр юл инспекторлары берничә тапкыр штраф сала яздылар. Алар минем көчкә хәрәкәтләнгәнемне күреп торалар, әмма закон буенча рөхсәт юк, дип кире борган чаклары да булды. Соңгы ел ярым кешелекле закон ярдәмендә җиңеллек кичердек. Инде тагын безнең хокукларны кыскарталар мыни?”, – ди инвалид ханым.
Яңа закон үз көченә кергәч, начар күрүчеләр дә бу хокуктан мәхрүм ителәчәкләр. Чөнки аларның күбесенә III төркем инвалидлык бирелә бит. Әйе, алар үз аякларында хәрәкәт итә ала, әлбәттә. Әмма инвалидлык билгесе торганда, махсус тукталышы булган теләсә кайсы оешманың ишек төбенә үк килеп туктарга була. Әгәр дә әлеге билгең юк икән, сине китергән машинаны еракта ук, ягъни буш урын булган җирдә калдырырга туры киләчәк. Сукыр кешегә 20 метр атлавы җиңелрәкме, әллә инде 200 метрмы? Закон чыгаручылар бу турыда бөтенләй уйламаган.
Транспортка куела торган “Инвалид” билгесе медик-социаль экспертиза бюросында бирелә.
Федераль медик-социаль экспертиза бюросында гамәлгә керәчәк закон хакында мондый фикердәләр.
– 2018 елның 4 сентябреннән башлап “Инвалид” билгесе барлык төр инвалидлык билгеләнгән гражданнарга да бирелә башлады. Әмма алдагы көндә III төркем инвалидларга әлеге билгеләр бирү туктатылачак, яки бирү адреслы булачак. Бу махсус тукталышларның аз булуы белән аңлатыла. Хәер, мондый хәлдән чыгуның бер юлы бар. 2020 елның 1 июленә кадәр кеше “Инвалид” билгесен алып өлгерсә, аны тартып алмаячаклар. Хөкүмәт карарында турыдан-туры: “Әгәр дә билге бар икән, махсус урыннарда тукталуны берәү дә тыймаячак”, – дип әйтелгән. Шуңа күрә 1 июльгә кадәр әлеге билгене алып калырга тырышыгыз дип киңәш итәләр Федераль медик-социаль экспертиза бюросында. “Инвалид” билгесе алу белән кыенлыклар юк, диләр. Ул яшәү урынындагы медик-социаль экспертиза бүлеге аша бирелә. Экспертиза бүлегенә паспорт, инвалидлык буенча белешмә, СНИЛС белән килергә һәм кабул ителгән үрнәк буенча гариза язарга кирәк. Билге бланкында аның номеры, кем тарафыннан һәм кем исеменә бирелгәнлеге, шулай ук билгенең гамәлдә булу вакыты (чикләүсез булырга да мөмкин) күрсәтелә. Билге 1 ай эчендә бирелергә тиеш. “Инвалид” билгеләрен бирү турындагы барлык мәгълүмат “Инвалидларның федераль реестры”нда урнаштырыла. Билге транспорт чарасына түгел, ә конкрет кешегә бирелә. Ягъни аны физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше идарә иткән яки аны йөреткән теләсә кайсы автомобильдә кулланырга була. “Инвалидларның федераль реестры” мәгълүматлары буенча, 2020 елның февраль азагына “Инвалид” билгесен 976 мең кеше алган. Шул ук вакытта ил буенча барлыгы 12 миллионга якын инвалид исәпләнә. 2018 елның 4 сентябреннән исем-шәрифләр язылган “Инвалид” билгесе бирелүгә карамый, элекке, гади билгеләрне куеп йөрергә дә мөмкин. Тик бу очракта үзегез белән һәрвакыт инвалидлык таныклыгын йөртергә туры киләчәк һәм сорасалар аны инспекторга күрсәтергә кирәк. Исемле билге булганда инвалидлык таныклыгын үзегез белән йөртергә кирәкми. Анда барлык кирәкле мәгълүмат язылган.
“Инвалид” билгесен хокуксыз файдаланган водительләргә 5 мең сум күләмендә штраф салына. Сәламәт водитель мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус парковкада туктаган өчен дә 5 мең сум күләмендә штраф каралган. “Инвалид” билгесе махсус урыннарда гына түгел, тыю билгеләре астында да тукталырга мөмкинлек бирә. Андый билгесе булган автомобильне эвакуатор белән штраф тукталышына алып китү дә тыела. Әгәр дә ул коммуналь-хуҗалык транспортына комачаулык тудырса, аны берни кадәр күчереп куярга гына рөхсәт ителә.
Күрүегезчә, ташламалар сизелерлек. Мондый ташламалар III төркем инвалидларына да комачауламас иде, әлбәттә. Тик Хөкүмәт карарын әзерләүчеләр – үз тормышы, ә инвалидлар үз тормышы белән яши шул бездә.