Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 март 2020, 12:30

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга пособие

Аны ничек юлларга?

1 июльдән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә яшәү минимумының яртысы күләмендә булган айлык пособие түләнә башлаячак. Бу хакта ел башында Федераль Җыелышка юлламасында Владимир Путин әйткән иде. Күпчелек төбәкләрдә мондый ярдәм элек тә күрсәтелә иде, әмма 2020 елдан алып ул барысына да мәҗбүри. Бу пособие кемнәргә түләнәчәк? Күпме түләнәчәк? Нинди документлар тупларга кирәк булачак? Аларны кайда тапшырырга? Сүз шул хакта.
Түләүнең бу төре кереме бер кешегә яшәү минимумыннан азрак төшкән гаиләләргә түләнәчәк. Башкортстанда 2020 елда ул 10 434 сум тәшкил итә.
Ничек рәсмиләштерергә?
Гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтында, күпфункцияле үзәкләрдә яки халыкны социаль яклау бүлекләрендә бирергә була. Калган документлар пакетын, гаиләнең кереме турындагы мәгълүматларны да кертеп, җаваплы учреждениеләр үзләре җыярга тиеш, дип аңлаттылар Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
Гаилә кереме ничек санала?
Закон буенча, гаилә әгъзалары алган барлык акчалар да исәпкә алыначак: эш хакы, пособиеләр, пенсияләр һәм башка түләүләр.
Пособие күпмегә рәсмиләштерелә?
Путин указы белән өч яшькәчә тәгаенләнгән пособиеләр кебек үк, түләүнең бу төре бер елга билгеләнә. Әгәр гаиләнең кереме бер елдан соң артмый икән, аны озайтырга була.
Путин 1 гыйнвардан түләнәчәк, диде. Ләкин 1 июльдән түлиләр. Ни өчен?
Чыннан да, пособиене 1 июльдән түли башлаячаклар, әмма кайгырмагыз – үткән ярты ел өчен дә акчасын бирәчәкләр. Моның өчен ике шартның үтәлүе зарури: беренчесе – 2020 елның 1 гыйнварына кадәр балага 3 яшь тулган булырга тиеш, икенчесе – әти-әниләр гаризаны үзвакытында, 1 июльдән бирергә тиеш. Әгәр балага өч яшь гыйнвар-июнь айлары аралыгында тулса, гаиләгә пособие баланың туган көненнән алып түләнә. Ягъни, мәсәлән, баланың туган көне апрельдә булса, пособие апрельгә, майга һәм июньгә тиеш.

Фото: "Башинформ".

Чыганак: "Башинформ".
Читайте нас: