Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 март 2020, 15:22

Радий Хәбиров имгәнгән вахтовик турында: Аны Башкортстанга алып кайтырга кирәк

Бакалыдан Рамил Инсафетдиновның Нефтеюганскида эштә чагында имгәнүен язган идек.

Республика властьлары Бакалыда яшәүче якташыбыз белән булган вакыйганы контрольдә тота. Хәтерегезгә төшерәбез, 5 бала атасы Нефтеюганскида вахтада эштә авыр имгәнүләр алган. Бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан йөкләмәләр бирде.
Бакалы районы хакимияте вәкиле бу инцидентка карата эшләнелгән эшләр хакында хисап тотты:
“Каза күргән Рамил Инсафетдиновның хатыны һәм әнисе Нефтеюганскида. Без элемтәдә торабыз. Бүген беренче акчалата ярдәмне җибәрәчәкбез. Балалар социаль приютка урнаштырылган, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен, тиешле карауны алалар”.
Радий Хәбиров әлеге мәсьәлә буенча сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән фикер алышуын әйтте.
“Мөмкинлек булса, аны алып кайтырга кирәк инде. Медицина мөмкинлекләре монда яхшырактыр, дип уйлыйм мин. Аны әле кайтару мөмкин түгел иде. Мөмкинлек чыккач та аны Башкортстанга алып кайтыгыз, - диде төбәк җитәкчесе республика хөкүмәтенең вице-премьеры Ленара Ивановага. — Гаиләдә ДЦП диагнозлы кечкенә кыз бала бар, искә алыгыз, бәлки, аңа нинди дә булса ярдәм кирәктер. Муниципалитет исә гаиләдә тагы 4 бала барлыгын игътибарга алырга тиеш”.
Радий Хәбиров Бакалы районы хакимиятенә бәхетсезлеккә тарыган якташыбыз терелгәч тә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.
“Ул бит инвалид, аның бер кулын кискәннәр. Монда аны берәр эшкә урнаштырыгыз, табыгыз. Биш баланы карарга кирәк, ярдәм итегез”, — диде ул.
Читайте нас: