Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 март 2020, 10:38

Ятимгә тиешле торакны бирмәгәннәр

Гамьсез түрәләрнең аларны кыерсытырга хакы бармы соң?

Уфада ике балалы ятимгә озайлы вакыт дәвамында закон буенча бирелергә тиешле торак бүленмәгән. Югыйсә торак бүленергә тиеш дигән суд карары 2017 елда ук чыгарылган булган.
Бу факт буенча башкаланың Октябрьский районы тикшерү комитеты тикшерү алды эше оештыра. Нәтиҗәдә түрәләргә карата җинаять эше ачыла.
Әле тикшерүчеләр чиновникларның гамьсезле сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль, хакимият хезмәткәрләреннән сорау алына. Тикшерү нәтиҗәсендә вазыйфаи затлар гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү барышы — республиканың тикшерү идарәсе җитәкчелеге контролендә.
Ятимгә закон нигезендә тиешле торак бирелер дип ышанасы килә. Алар бит инде болай да язмыш тарафыннан кимсетелгән. Гамьсез түрәләрнең аларны кыерсытырга хакы бармы соң?
Читайте нас: