Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 март 2020, 10:58

Отпуск, “больничный”лар һәм декрет ялы өчен акчаларны башкача түләмәкчеләр

Моңача күнегелгән система нәрсәсе белән аерылачак?

Русиядә чираттагы отпускалар, декрет яллары һәм больничныйларны түләү системасы үзгәрергә мөмкин. Бу хактагы закон проектын РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерли.
Документка ярашлы, 2021 елдан әлеге түләүләрне эш бирүчеләр түгел, ә Социаль страховкалау фонды компенсацияләргә тиеш. “Известия” хәбәр итүенчә, мондый кардиналь чаралар барлык гражданнар да гарантияле рәвештә үзләренә тиешле страховка түләүләрен алыр өчен эшләнелә.
Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу чара гражданнарны хезмәтләндерүне югары дәрәҗәле һәм сыйфатлы итүгә булышлык күрсәтәчәк. Закон проекты хезмәтчәннәргә өстенлекләр дә бирә.
“Мисал өчен, эш бирүченең хезмәткәренә тиешле түләүләрне бирер өчен акчалары булмавы мөмкин, - ди “Бердәм Русия” фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев. — Тагы да бер плюс: хезмәткәр, “бюллетень” акчасын Социаль страховкалау фонды кассасыннан турыга алганда үзен тынычрак хис итәчәк. Әлеге вакытта исә бу акчаларны эш бирүче башта хезмәткәренә үзе түли. Һәм ул акчалар эш бирүчегә ел ахырында Социаль страховкалау фондына тиешле взнослар түләгән очракта кире кайта”.
Читайте нас: