"Кытай ягы белән очу көнен килешүгә берникадәр вакыт таләп ителде, шуның белән бәйле Русия гражданнарын ВКС самолетлары белән Кытайдан алып кайту 3-4 февральгә планлаштырыла", - дигән Песков журналистларга.
Шимбә көнне Владимир Путин хәрби-космик көчләргә самолетларны илнең коронавирус белән зарарланган районнарыннан русиялеләрне эвакуацияләү өчен Кытайга җибәрергә боерган иде.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Русиядә бу вирус ике кешедә ачыкланган. Алар – Кытай гражданнары. Берсе – Төмән өлкәсендәге вузда белем алучы яшь кыз.
Тагы бер Кытай гражданины Русиягә Забайкальск-Маньчжурия автомобиль пропуск пункты аша кергән. Аңарда шунда ук коронавирус билгеләрен тапканнар һәм дәваханәгә озатканнар. Әле ул терелеп килә, дип яза мәгълүмат чаралары.