Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 гыйнвар 2020, 17:47

"Җавап бер: индексацияләнә”

Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә дә индексация булачак.Бу турыдагы үзгәрешне Конституциягә теркәп куячаклар

Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә дә индексация булачак. Бу турыдагы үзгәрешне Конституциягә теркәп куячаклар.
Дәүләт Думасының пленар утырышында Конституцияне үзгәртү буенча эшче төркемнең рәистәше, РФ Хөкүмәте каршындагы Закончалык һәм чагыштырма хокук институты директоры Талия Хәбриева шул турыда белдерде.
Әлеге мәсьәлә эшләп йөрүче пенсионерларны әллә кайчаннан бирле борчый иде. Ләкин моңа кадәр җавап гел бертөрле булды:”юк”. Һәм менә, ниһаять, хәлләр яхшы якка үзгәрергә тора. Дәүләт Думасының пленар
утырышында Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы закон проектын тикшергәндә Думаның хезмәт, социаль сәясәт, ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Михаил Тарасенко пенсияләрне индексацияләү мотлак булырга тиеш дигән тәкъдимнең эшләүче пенсионерларга кагылуы турында аерып
сорады. “Җавап бер: индексацияләнәчәк “,- диде Хәбриева.
Әйткәндәй, Талия Ярулла кызы безнең милләттәшебез, ул Казан кызы.
Чыганак: rg.ru
Фотолар:vk.com, izak.ru
Читайте нас: