Башкортстанда туым 10,5 процентка кимегән. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте. Аның фикеренчә, туым дәрәҗәсенә берничә фактор йогынты ясый.
Ленара Иванова әйтүенчә, шәһәрләрдә хатын-кызлар авылдагыларга караганда азрак бала таба. Министр сүзләренчә, шәһәрләрдә туымның реаль һәм көтелгән коэффициенты нык аерыла, ә менә авылларда бу күрсәткечләр тигез. Министр иң күп балалар туган шәһәр һәм районнарны да санап үтте.
Икенче фактор. Туымнарның 50% республиканың 5 шәһәре тәэмин итә. Болар: Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Салават, Октябрьский. Һәм өч район: Туймазы, Белорет, Уфа. Өченче фактор – хатын-кызларның яшь структурасы үзенчәлеге. Әлеге 20-29 яшьлек гүзәл затлар саны 30-39 яшьлекләргә карата саны буенча чирек өлешкә азрак. 2019 ел башына яшь кешеләрнең яше 26,4%ка кадәр кыскарды. Хатын-кызлар азаю белән туым да кимиячәк. Якын 5 елда нәкъ 30-39 яшьлек хатын-кызлар репродуктив составта иң зур весны саклаячаклар, бу икенче һәм өченче балалар тууда чагылырга мөмкин.
Арытаба үз докладында министр узган елда республикада 42 мең сабый тууын хәбәр итте. Бу күрсәткеч башка еллар белән чагыштырганда10,5%ка түбәнрәк. Башкортстанда халык саны артсын өчен, ел саен 5 мең бала тууы кирәк.
“Бу проблеманы аңа акча тыгып кына хәлитеп булмый. Беренчедән, бездә андый акчалар юк. Шуңа республика үз тырышлыгы белән хәл итә алырлык нишалар табуны хәл итәргә кирәк. Бәлки, нәрсәдәдер ялгышырбыз да, әмма алга атлау кулайрак. Әгәр хәзер комплекслы карар кабул итмәсәк, без бертуктаусыз егылачакбыз. 4 миллионлы республиканың 3 миллионлыга калуын күз алдына китерәсезме? Безнең идарә итү компаниягә бу чын позор булачак. Шуңа егылырга гына түгел, үсәргә дә кирәк”, - диде Радий Хәбиров.