Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 декабрь 2019, 15:10

Тәрбиягә алган балалар пособиесе арта

Закон проектын депутатларга БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова тәкъдим итте.

Кичә, 19 декабрьдә, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында 2020 елның 1 гыйнварыннан патронат һәм приемный гаиләләргә тәрбиягә бирелгән балаларга түләнә торган пособиеләрнең 4% артуы турындагы законны кабул итте.
Бу закон проектын депутатларга БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова тәкъдим итте. Хәтерегезгә төшереп үтәбез, 2020 елдан опека һәм попечительлек сораулары БР Мәгариф министрлыгы компетенциясеннән БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына күчә.
Ольга Кабанова фикеренчә, закон проекты ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә алган гражданнарга социаль ярдәм чарасы буларак эшләп чыгарылган.
Мондый гаиләләргә тәгаенләнгән пособиеләр күләменең артуына өстәмә 68,4 миллион сум акчалар бүленгән, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Мисал өчен, әгәр бүген приемный ата-аналарга түләнгән пособие күләме 9374 сум тәшкил итсә,2020 елда ул 9748 сум булачак. Бүгенге көндә 3 яшьтән өлкәнрәк балаларның ата-аналары 7814 сум алса, 2020 елның 1 гыйнварыннан бу сумма 8126 сумга җитәчәк.
Читайте нас: