Социаль мохит
5 Декабря 2019, 13:20

Кредит капларга сертификатлар тапшырылды

Баймакның 12 яшь гаиләсе көтеп алган документлы булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа ел алдыннан Баймакның 12 яшь гаиләсенә максатлы кредитларын капларга сертификатлар тапшырылды.

Әлеге документны алар район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев кулыннан алды.

Кредитны каплау өчен тәганләнгән сертификатны бала туганда кулланып була. Бу документ торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең республика программасына ярашлы бирелә.

Әйткәндәй, районда 2007 елдан алып 178 гаилә дәүләт ярдәме белән файдаланган.

“Республика һәм район хакимиятеннән ярдәм булмаса, хыялларыбызны тормышка ашыру катлаулы булыр иде, – дип шатлыклары белән бүлешә яшь гаиләләр. – Яңа ел алдыннан могҗиза көтә диюләре дөрес икән. Һәр гаиләдә күңелле вакыйгалар күбрәк булсын иде”.
Читайте нас