Социаль мохит
28 Ноября 2019, 12:25

Малайны приютка урнаштырдылар

Бөре шәһәре урамнарында акча теләнеп йөргән малайны төшергән видеоролик пәйда булган иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Соңгы көннәрдә Бөре шәһәре урамнарында акча теләнеп йөргән малайны төшергән видеоролик пәйда булган иде. 8 яшьлек бала, баш киеме алу өчен, узгынчылардан акча сорый. Аның сүзләре буенча, өстенә кияргә курткасы һәм бияләйләре генә бар. “Мине барысы да белә инде: полиция дә, ашыгыч ярдәм дә, опека органнары да, - дип сөйли малай очраклы бер водительгә. – Әти-әниләрем өйдә исерек”.
Әлеге вакыйга буенча БР буенча Тикшерү комитетында “Балигъ булмаганга карата тәрбия бурычларын үтәмәү” маддәсе буенча тикшерү алды эше билгеләнгән.
Шушы көннәрдә малайны приютка урныштырулары мәгълүм булды. “Әйе, малайны гаиләсеннән алдык. Әлегә вакытлыча. Бүгенге көндә опека органнары аның киләчәк язмышын хәл итә”, - ди Башкортстанның балалар омбудсмены Милана Скоробогатова.
Бу гаилә күптән җирле властьларның игътибары астында булган икән. Аның әнисе һәм картәнисе эчкечелек белән мавыга. Малай мәктәптә укуда да өлгәшми башлаган. Белгечләр моны нәкъ гаиләдәге хәлләр белән бәйли.
Читайте нас