Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 ноябрь 2019, 13:20

Балачакны яклау командасы

Акция 10 октябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр уздырыла.

РФ Президентының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова “Команда защиты детства” Бөтенрусия акциясен башлап җибәрде. Ул РФдә Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтын булдыруның 10 еллыгына багышланган.

10 ел дәвамында институт ничәмә тапкырлар гаделсезлек һәм башка балалар проблемалары белән күзгә-күз очрашты, әмма ул мәсьәләләрне гомерләрен балачакны яклауга багышлаган кешеләрсез хәл итеп булмый.
Акциянең төп максаты – балалар бәласенә битараф булмаган һәркем хакында сөйләргә, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә өйрәткән, өндәгән һәркемне күрсәтергә. Шуңа күрә балалар проблемаларына битараф булмаган һәркем бу акциядә катнаша ала.

Акция 10 октябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр уздырыла.
Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Балигъ булмаганнар хокукларын яклауга юнәлтелгән берәр эш яисә проектта катнашу һәм бу хакта сөйләү.
  2. Социаль челтәрләрдә #КомандаЗащитыДетства, #ЗащитаДетства хэштегы белән бу хакта мәгълүмат, фото, видео урнаштырырга.

3.Анкета тутырырга һәм аны [email protected], һәм [email protected] адресларына җибәрергә.
Акция нәтиҗәләрендә очраклы саннар генераторы белән Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтыннан бүләкләр алучы катнашучылар сайлап алыначак.
Акция хакында җентекле мәгълүматны РФ Президентының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле сайтында белергә була.
Читайте нас: