Барлык яңалыклар
Социаль мохит
11 октябрь 2019, 19:53

Сәламәтлек дәресләре үтте

Республика кардиоүзәге табиблары Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнары медиклары өчен укулар үткәрде.

Республика кардиоүзәге табиблары Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнары медиклары өчен укулар үткәрде.
Малояз үзәк район дәваханәсендә үткән семинарда үлем күрсәткечен киметү буенча мөмкин булган резервлар каралды. Кардиологлар югары кан басымын диагностикалау һәм дәвалау буенча киңәшләрен бирде.
Биредә шулай ук ельдшерлар өчен йөрәк-кан тамырлары чирләре булган авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча семинар узды. Табиблар шулай ук Салават районының 30 кешесен үзәкнең белгечләре кабул итте, халык өчен сәламәтлек дәресләре үткәрде.
Мондый акцияләрне шулай ук Уфа Һәм Чишмә районы поликлиникаларында үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас: