Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 октябрь 2019, 16:53

Шәхси бакчага барсаң – 6 мең сумы түләнә!

Республика хөкүмәте карары белән Башкортстанның шәхси мәктәпкәчә оешмаларында урын алуга сертификатлар бирү тәртибе расланды.

Республика хөкүмәте карары белән Башкортстанның шәхси мәктәпкәчә оешмаларында урын алуга сертификатлар бирү тәртибе расланды.
Стәрлетамакта расланган тәртипне сынау эше башланган да инде. Аның буенча шәхси балалар бакчаларына республика һәм урындагы бюджетлардан һәр балага ай саен 6 мең сум күләмендә компенсация бүленә. Әгәр проект уңышлы дип табылса, 2020 елның сентябреннән мондый сертификатлар тапшыру тәҗрибәсе республиканың барлык район һәм шәһәрләренә таратылачак.
Сертификат түләүле муниципаль балалар бакчасына урын көткән вакытта шәхси мәктәпкәчә оешмаларда урын алырга хокук бирә. Аны бирү тәртибе Русия президенты Владимир Путинның 2021 елга 3 яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән 100 процент тәэмин итү боерыгын үтәү кысаларында эшләнде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: