Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 октябрь 2019, 16:40

Көзге каникулларда сәяхәткә юлланыгыз

2019 елда Башкортстанда социаль турларга 11 млн. 137 мең сум акча бүленгән.

2019 елда Башкортстанда социаль турларга 11 млн. 137 мең сум акча бүленгән.
Саннар теле белән әйткәндә: балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең ялы өчен 1,5 млн. сум каралган. Быел туристик юлламалар буенча барлыгы 1500 квота бүленгән. Социаль турларга республика буенча - 1200, Русия буенча 300 квота каралган.
Пенсионер өчен бер социаль турның бәясе 8 мең сум тәшкил итә. Ул республика бюджетыннан түләнә. Инвалид балалар, коляскада утыручы инвалидлар, күрү буенча 1 группа инвалидлары һәм аларны озата баручылар өчен 138 туристик юллама бүленгән. Бер юлламаның минималь хакы – 12 мең сум.
Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен бер туристик юлламаның хакы 7500 сум тәшкил итә, ул 100% белән республика бюджетыннан түләнә Бу турлар көзге каникуллар вакытында оештырыла.
Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты туристик оешмалардан социаль тур маршрутлары буенча тәкъдимнәр кабул итә башлаган. Программаны тормышка ашыруда туроператорларның бердәм федераль реестрына кергән туристик оешмалар катнаша ала.

Читайте нас: