Башкортстанда өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр һәм урман хуҗалыгында эшләүче 35 яшькә кадәрге белгечләр йорт салу һәм башка төзелеш эшләре, ремонт, ягулык өчен агач алганда өстенлекләргә ия булачаклар. Бу норма авылда яшәгән һәм хуҗалык алып бару, төзелеш өчен үз җир участоклары булган кешеләргә кагыла.