Барлык яңалыклар
Социаль мохит
7 октябрь 2019, 17:03

Башкортстан властьлары 241 гаиләне контрольгә алды

Республикада “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе “Минем гаиләм” проектын башлап җибәрде. Аның төп максаты: гаиләләрдәге эчкечелек белән көрәшү.

Республикада “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе “Минем гаиләм” проектын башлап җибәрде. Аның төп максаты: гаиләләрдәге эчкечелек белән көрәшү.


Проектны бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Лилия Гомәрова тәкъдим итте.

Русиядә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәр җиденче бала ата-анасы исән килеш ятим калган бала. Социаль ятимлекнең төп сәбәбе – эчкечелек. Башкортстанда ата-аналарның эчкечелеккә төшүе аркасында һәр дүртенче гаилә таркала.

Тоташ ил буенча да, республика буенча да барлык ятим сабыйларның 76 проценты, әйткәнебезчә, ата-аналы ятимнәр. Башкортстанда ел саен социаль приютларга 3200 бала урнаштырыла, шулар арасыннан һәр бишенчесе (18%) ата –аналары эчкечелеккә бирелгән гаиләләрдән. 2019 елның алты аенда гына да шул сәбәпле 407 бала социаль приютка китерелгән.

“Минем гаиләм” проектын оештыручылар бу проблеманы хәл итү юлларын эшләгәннәр, нигез итеп Әстерхан өлкәсе тәҗрибәсе алынган. Проектны тормышка ашыруның беренче этабында бюджеттан акча бүлү таләп ителми. Беренче нәтиҗә һәм йомгакларга җирле үзидарә органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, опека , сәламәтлек саклау оешмалары, социаль хезмәтләр , НКО ларның уртак тырышлыгы белән ирешербез дип көтелә. Проект кысаларында эчкече ата-аналарны эчкечелектән дәвалау, профилактика үткәрү карала.

Быел пректта балалары приютларга урнаштырылган 241 гаилә катнаша. 190 нан артык ата-аналар дәвалау һәм реабилитация курслары үтәчәк. Шулар нәтиҗәсендә 500дән артык бала яңадан үз туган йортларына кайтыр дип ниятләнә.

Ә 2020 елдан башлап республика хәерчелек белән көрәшү өчен федераль бюджеттан 385 млн. һәм төбәк тән 45 млн. акча алачак. Акчаларны, Лилия Гомәрова сүзләре буенча, бу гаиләләрне ” балык белән тәэмин итү өчен түгел, ә кармак алып бирү өчен” юнәлтәчәкләр.Тәгаенрәк әйткәндә, шәхси эш ачарга булышачаклар.

“Без могҗизалар көтмибез. Ләкин тәҗрибәләр көчләрне бергә туплаганда нәтиҗәләргә ирешеп булуын күрсәтә. Бу катлаулы эш .Барыгызның да аңа кушылуын телим,”- диде сенатор.
Читайте нас: